“Бакча” берләштерә

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

15 сентябрь, шимбә көнне “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә Татарстан Республикасы бакчачыларының “Бакча” дигән бәйрәме узачак.

Чара Татарстанда бакчачылык һәм яшелчәчелекне популярлаштыру максатында үткәрелә. Моннан тыш, әлеге фестиваль бакчачының уңай образын формалаштыруга да юнәлтелә. Чараны оештыручылар аны сәламәт тормыш рәвеше алып баручы актив һәм хезмәт сөючән кеше буларак күрсәтә.

Фестиваль программасында 15 сентябрь, шимбә көнне “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә Татарстан Республикасы әйдәп баручы бакчачылык коммерциячел булмаган ширкәтләр продукциясе күргәзмәсе, бакчачылык клубларыннан лекторийлар һәм осталык класслары, бакча инвентаре, техникасы, үсентеләр ярминкәсе үткәрү күздә тотыла, күңел ачу программасы да каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International