Кукмарада Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының күчмә утырышы булып узды

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Кукмарада Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының күчмә утырышы булып узды. Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һ.б. катнашты.

Утырышның пленар өлешенә кадәр анда катнашучылар “Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей” МБОУ да булдылар. Аннары алар Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия белән таныштылар. Аннан соң кунакларга “Йолдызлык” 5нче балалар бакчасы” МБДОУны һәм “Галактика” балалар иҗаты үзәген күрсәттеләр.

Утырышның пленар өлешендә берничә мәсьәлә тикшерелде. Алар арасында:

  • Кукмара муниципаль районының Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясен гамәлгә ашыру буенча эше турында;
  • Әлмәт муниципаль районында хакимият органнарының җирле милли-мәдәни берләшмәләр белән этномәдәни һәм оештыру-методик эшчәнлеге турында;
  • Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе вәкиллекләрен үстерү турында.

Шулай ук миграция вәзгыяте һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә чит ил гражданнары арасында хокук бозулар турында мәгълүмат тыңланды. Моннан тыш, утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасында террорга һәм экстремизмга каршы тору буенча республика максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыруның барышы белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International