Мәскәүдә санатория-курорт оешмаларын реновацияләү мәсьәләләрен тикшерәчәкләр

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 30-31 октябрендә Мәскәүдә “Санатория-курорт оешмаларын реновацияләү: идарә, үстерү, куркынычсызлык” дигән Бөтенроссия гамәли семинары булачак.

Семинар барышында Россиядә санатория-курорт эшен хокукый җайга салуда соңгы үзгәрешләргә, финанс-хуҗалык эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләргә һәм кадрлар сәясәтенә аерым игътибар биреләчәк.

Спикерлар сыйфатында Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының санатория-курорт дәвалавы буенча белгечләре, маркетинг һәм шәхси медицина өлкәсендә күренекле экспертлар, вуз программалары укытучылары һ.б. чыгыш ясаячак.

Семинарда катнашуга башкарма хакимиятнең төбәк һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре, санатория-курорт оешмалары белгечләре һәм җитәкчеләре чакырыла.

Чара 2018 елның 30-31 октябрендә “Космос” кунакханәсе конгресс-үзәгендә була, адресы: Мәскәү шәһәре, Тынычлык проспекты, 150нче йорт (“ВДНХ” метро станциясе).

Барлык мәсьәләләр буенча 8(915) 449-80-90 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International