Әгерҗе районында Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе көне булачакӘгерҗе районында Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе көне булачак

2018 елның 14 сентябре, җомга

20 сентябрьдә Әгерҗе муниципаль районы администрациясе актлар залында район администрациясе, профсоюз активы, эш бирүчеләр вәкилләре, кадрлар эше буенча белгечләр, хезмәтне саклау, юридик хезмәтләр катнашында семинар-киңәшмә үткәрү планлаштырыла.

Көн тәртибенә Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре кертелә. Агымдагы һәм киләчәктәге бурычлар, хезмәт законнарын куллану мәсьәләләре: практика, тәкъдимнәр, пенсия законнары нигезләре, һөнәр берлегенең хезмәткәрләр пенсия хокукларын яклавы.

Киңәшмә сәгать 11дә эшли башлар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International