Россия башкаласында ТКХ өлкәсендә концессия килешүенең бөтен бүлекләренә җентекле анализ ясаячаклар

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

2018 елның 18-19 октябрендә Мәскәүдә НП “Муниципаль берәмлекләр инновация үзәге” күп санлы үтенечләр буенча “ТКХ өлкәсендә концессия килешүенең бөтен бүлекләренә җентекле анализ. Коммуналь секторда концессия килешүен ничек итеп муниципалитет, инвестор һәм кредитор өчен кызыклы итәргә” дигән темага махсуслаштырылган семинарны кабат үткәрәчәкләр.

Әлеге тематикага семинар Россия Федерациясе субъектлары, муниципаль берәмлекләр һәм ТКХ өлкәсендә хуҗалык итүче структура вәкилләре соравы буенча оештырыла, чөнки, барыннан да элек, муниципаль дәрәҗәдә ГЧП, МЧП проектлары һәм концессия килешүләре һаман күбрәк була бара.

Семинарда катнашырга үз эшчәнлекләре төре буенча бизнес-структуралар белән уртак инвестиция проектларын әзерләү һәм гамәлгә ашыру белән бәйле төбәк һәм муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре һәм белгечләре, торак секторын ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр һәм идарәче оешмалар вәкилләре чакырыла.

Программа ТКХ өлкәсендә концессия килешүләре төзү һәм гамәлгә ашыруның гамәли мәсьәләләрен җентекләп карау мөмкинлеге булырлык итеп төзелгән. Программага “тере” килешүнең барлык бүлекләрен берәмтекләп анализлау да салынган.

 Семинарда катнашуга гаризалар 2018 елның 12 октябренә кадәр электрон почта: npcimo@mail.ru, 7511179@npcimo.ru буенча кабул ителә, яисә 8-916-189-79-12– Ильиных Ольга, 8-916-751-11-79, 8(495) 650-18-92 телефоннары буенча -  Еремеева Юлиягә хәбәр итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International