Зәй муниципаль районының “Шатлык” (“Радость”) социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениесендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны карау һәм тәрбияләү мәктәбе оештырылды. Мәктәп тыңлаучыларын өлкән яшьтә булганга яисә авырулары сәбәпле үз-үзләренә хезмәт күрсәтә алмаучы яки махсус карауга мохтаҗ кешеләрне тәрбияләү теориясенә һәм күнекмәләренә өйрәтәләр.
Узган атнада мәктәптә икенче дәрес булды. Анда 10 кеше катнашты. Дәрестә 3 тема каралды.