Алабугада “Супер әби” сайлыйлар

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

28 сентябрьдә Алабуга муниципаль районында “Супер әби” конкурсы була, аның максаты – пенсионерлар һәм ветераннарның иҗат мөмкинлекләрен эзләүгә һәм ачуга ярдәм итү, өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш тонусын һәм күтәренке күңелен хуплау, шулай ук ветераннарны Алабуга шәһәре һәм муниципаль районының җәмәгать тормышына җәлеп итү.

Конкурс 5 этаптан тора. Беренчесе – “Әбинең визит карточкасы”. Монда әбиләр теләсә-нинди иҗади рәвештә үзләре турында сөйләячәк. Икенче этапта конкурста катнашучылар “Көйне танып бел” уенында ярыша. ”Әбидә кунакта” конкурсында алар үзләренең кулинар осталыкларын күрсәтүче “өй эше” белән таныштыра. Дүртенче – “Минем мавыгуларым дөньясы” турында әбиләр үзләренең вокал, музыкаль, әдәби яисә декоратив-гамәли сәләтләрен күрсәтә. Конкурсны өйдәге кием-салымнан ретро күлмәк киеп йөрү тәмамлый.

Конкурста катнашуга гариза 25 декабрьгәчә кабул ителә. “Супер-әби” исеменә яше 45тән дә ким булмаган хатын-кызлар дәгъва итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International