Географик диктант 11 ноябрьдә бөтен Россиядә һәм чит илләрдә узачак. Ул инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Аны читтән торып Dictant.rgo.ru. сайтында да, урынга килеп тә язарга мөмкин.
Узган елда диктантны дөньяның биш өлешендәге 25 илдә 260 меңнән күбрәк кеше язды. Диктантның үзәк мәйданчыгы Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында оештырыла.
Быел сорауларның характеры үзгәртелә. Оештыручылар диктантны тагын да массачыл, бәйрәм рәвешендә, танып-белүчән итәргә планлаштыра.
Инде диктант язарга 180 мәйданчык теркәлде, аларның дүртесе чит илдә – Кипрда, Көньяк Кореядә, Норвегиядә.
Диктант ике өлештән тора,аларның һәркайсына төрле катлаулылыктагы 15 сорау кергән. Диктант өлешләрен бәяләү өчен 100 баллы шкала кулланыла. Географик диктантны Рус география җәмгыятенең попечительләр советы рәисе Владимир Путин инициативасы белән бу җәмгыять 2015 елдан бирле ел саен үткәреп килә.