25 сентябрь – Бердәм пенсия грамоталылыгы көне

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Россия Пенсия фонды 25 сентябрьне  Бердәм пенсия грамоталылыгы көне дип игълан итте. Бу көнне бөтен илдә мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәрес үткәреләчәк.

Әйтик, Чаллы шәһәрендә бу темага лекцияләр мәктәпләрнең  9-11 сыйныфларында һәм урта махсус белем йортларында – барлыгы 40 мәгариф учреждениесендә укылачак.

Пенсия фондының шәһәр идарәсе хезмәткәрләре нәрсә ул пенсия хокукы, ул ничек формалаша һәм нигә бәйле, СНИЛС яшел карточкасы нәрсәгә кирәк, ни өчен киләчәк пенсия турында яшьтән үк кайгырту зарур һәм нигә “ак эш хакы” алу мөһим булуы турында сөйләячәк.

Бердәм пенсия грамоталылыгы көне укучы яшьләр арасында зур мәгълүмати-аңлату кампаниясен башлап җибәрә, бу чара ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International