Чистай “Иң яхшы муниципаль практика” конкурсында җиңүчеләр арасында

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

“Иң яхшы муниципаль практика” дигән конкурска йомгак ясалды. Әлеге конкурста шәһәр округлары (шәһәр эче бүленешле шәһәр округлары), шәһәр һәм авыл җирлекләре катнашты. Бу конкурсны үткәрү муниципаль идарәнең уңышлы тәҗрибәсен гомумиләштерергә һәм таратырга ярдәм итә.

Конкурс округлар һәм муниципалитетларның социаль-икътисади үсешен өстәмә кызыксындыру өчен дә мөһим һәм аны оештыручыларны җирле үзидәрә органнары арасында конкурста катнашуны популярлаштырырга чакыра.

Чираттагы конкурс йомгаклары буенча призлы урыннарны Анапа, Новороссийск һәм Калуга шәһәрләре алды.

Быел беренче тапкыр конкурс “Милләтара тынычлык һәм татулыкны ныгыту, милли сәясәт өлкәсендә муниципаль дәрәҗәдә башка чараларны тормышка ашыру” номинациясе буенча да уздырылды. Конкурс комиссиясе карары белән бу номинациядә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде: шәһәр округлары арасында Чистай (Татарстан), Ульяновск, Чудово(Новгород өлкәсе), авыл җирлекләре арасында – Липецк өлкәсенең Елец муниципаль районы Казак авыл Советы, Ростов өлкәсенең “Орёл районы” муниципаль берәмлегенең Орёл авыл җирлеге, Пенза өлкәсенең Неверкинск районы Неверкинск авыл Советы.

Конкурс ике этапта уза: төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә. Төбәк этабында җиңүчеләрне сайлап алу нәтиҗәләре федераль конкурс комиссиясенә тапшырыла, ә соңгысы, номинацияләр нигезендә, муниципаль берәмлекләрнең конкурс гаризаларын бәяләү методикасын исәпкә алып, конкурста җиңүчеләрне билгели.

Конкурста җиңүчеләр Россия Хөкумәте дипломнары белән бүләкләнә. Җиңүчеләр урнашкан субъектлар бюджетларына федераль бюджеттан ,аларга премия бирүгә җирле бюджетларга җибәрү өчен, бюджетара трансфертлар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International