2018 елның 5-7 октябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Выкса шәһәрендә кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр буенча “Кече шәһәрләрне җирле халыкны мәдәни практикаларга җәләп итү аша ревитализацияләү” дигән Бөтенроссия конференциясе була. Чара Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә уздырыла.
Конференция Россия Федерациясе кече шәһәрләрендә җәмәгать киңлекләрен үстерү механизмнарына багышлана. Әлеге чара кысаларында Россиянең һәм халыкара иң яхшы практикалары каралачак, шулай ук уңайлы шәһәр мохиты булдыруның уңышлы гамәлләре күрсәтеләчәк. Моннан тыш, Россиянең кече шәһәрләрендә, тарихи җирлекләр проблематикасын аерып карап, уңайлы мохит формалаштыруның иң кискен мәсьәләләрен тикшерү күздә тотыла.