Питрәчтә III Бөтенроссия “Скорлупино” фестивале була

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

29 сентябрьдә Питрәч авылы нарат урманында III Бөтенроссия “Скорлупино” фестивале була. Быел фестиваль кунакларын күкәй белән гадәттән тыш уеннар көтә: йомырка ыргыту буенча чемпионат, таба белән йөгерү, Дөнья чемпионы белән әтәч бугорты, глобаль күкәй узышлары, шулай ук бик күп махсус конкурслар, аттракционнар һәм халык уеннары. Бәйрәм төрле төстәге костюмнар парады – “Ак тавык шоуы” һәм иң яхшы артистлар катнашында бик матур театрлаштырылган Легенда белән ачыла.

Фестивальне оештыручылар Россиядәге иң зур мангалда “Ананас соусында ашарлык йомырка кабыгы белән Пекинча кыздырылган Чебеш” әзерләү буенча яңа гастрономия рекорды куярга планлаштыралар. Моннан тыш дегустация мәйданчыклары эшләячәк, Казан рестораннары бренд-шефларының күкәйдән һәм кош итеннән экзотик блюда әзерләү һәм бирү буенча тәмле осталык класслары һәм башкалар көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International