Каратун бистәсендә авыл советының яңа бинасын ачу тантанасы булды

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин эш сәфәре белән Апас муниципаль районында булды.

Әлеге район башлыгы Рәшит Заһидуллин белән бергә ул Иске Энәле авылында яңа балалар бакчасын һәм башлангыч мәктәпне карады. Аннары Әгъзам Гобәйдуллин “Апас” спорт комплексы һәм “Дельфин” бассейны эшчәнлеге белән танышты.

Шул ук көнне Каратун тимер юл станциясе бистәсендә Ассоциация Рәисе катнашында Каратун авыл җирлегенең авыл советы яңа бинасын тантаналы төстә ачтылар. Аннан соң монда авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу булды, җирле үзидарәнең көн кадагында торган мәсьәләләрен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International