«Татарстанның 427 ишегалдында төзелеш эшләре бара инде: иске җиһазларны демонтажлау, искесен сүтү һәм яңа асфальт җәю, тротуарлар булдыру һәм кече архитектура формаларын урнаштыру», «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештыручыларның сүзләрен китерә. 2020 елда элеге программа буенча 1080 ишегалды төзекләндереләчәк. Аларнын барысын да dvor.tatar сайтында «Төзекләндерү картасында» күрергә мөмкин.
Программа ишегалларын комплекслы төзекләндерү күздә тотыла: юлларны асфальтлау, җәяүлеләр тротуарларын төзекләндерү, тышкы яктыртуны ремонтлау, балалар өчен уен комплексларын урнаштыру кебек эшләр. Шулай ук каты көнкүреш калдыклары өчен чүплекләр һәм мәйданчыклар урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 6775 ишегалды төзекләндерергә планлаштыралар.