Чүпрәле муниципаль район Советының чираттан тыш утырышында муниципаль башкарма комтитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы яңа кандидатура расланды

2013 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров Чүпрәле муниципаль район Советының чираттан тыш утыршында катнашты.

Совет утырышында көн тәртибендә муниципаль районның башкарма комитеты башлыгы вазифаларын башкаручыны расслау каралды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-Министры Ильдар Халиков, Татарстан Президенты аппараты житәкчесе урынбасары Ильнур Гарипов, Дәүләт Советының берничә депутаты катнашты.

Утырыш башланганчы киңәшмәгә килүчеләр район Үзәк хастәханәсенә капиталь ремонт үткәрү белән таныштылар.

Совет утырышы дәвамында муниципаль башкарма комтитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы яңа кандидатура расланды. Ул - Александр Шадриков.

Муниципаль берәмлекнең элекке башлыгы Тимур Ногманов, шушы көннәрдә Татарстан Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкил булып раслануы сәбәпле, хезмәттәшләренә hәм республика җитәкчелегенә-районга күрсәтелгән ярдәм hәм ышаныч өчен рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International