Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсагыйть Шакиров Дәүләт Советының быелгы беренче утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дуртенче чакырылыш утыз җиденче утырышын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәмәтшин ачты.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков, Хөкүмәт әг ьзалары, суд хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча баш Федералҗ инспектор Рөстәм Идрисов, Татарстан Республикасы прокуроры Кәфил Әмиров, омбудсменнар, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты аппаратларының җаваплы хөзмәткәрләре катнашты.
Утырышта РФ Федераль Җыенын Федерация Советы әгзалары hәм Дәүләт Думасы депутатлары, Республикасының муниципаль район hәм шәхәр округлары башлыклары, ТРның Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин Дәүләт Советы каршындагы Яшләр иҗтимагый палатасы вәкилләре катнашты.
Парламент утырышының көн тәртибенә 28 мәсьәлә, шулар эчендә – эшкәртелүчеләренең төрле этабындагы ТРның 10 Закон проекты куелды. Башка мәсьәләләр яныннда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәтләре Кодексы проекты, ТРның “Татарстан Республикасының 2013 ел өчен hәм алдагы 2014 hәм 2015 еллары чорына бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты, “Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстән килешүләр төзүче раслау турындагы” закон проекты куелды.