Биектауда утырыш

2013 елның 22 феврале, җомга
Биектау районына үзенең уңайлы географик урыныннан файдаланырга кирәк. Бу фикерне Биектау район Советы утырышында  Татарстан Президенты куәтләп чыкты. Әлеге сессиядә Дәүләт Советының, Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, район агрокомплексының җитәкче работниклары да катнашты.
Төп доклад белән чыгыш ясаучы район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин узган елда ирешелгән кайбер уңышларны санап узды.Әйтик, районда сөт җитештерү 4 процентка,ит җитештеү 25 процентка арткан. Кырлардан 66,8 мең тонна ашлык җыеп алынган.Бер гектардан уртача 24,2 центнер ашлык чыккан.
Райондагы эре предприятиеләрдән «СафПласт», «Ремонт-механика заводы», «Агрохиммаш», «Винербергер- Коркачык», Усад спирт заводы кебекләр уңышлы эшләп киләләр,җитештерүне арттыра баралар.
Район икътисадына кече кәсәбәчелек өлешен зурайта бара. Узган ел кәсепчеләр өлеше 4миллиард сум тәшкил итте.
Рөстәм Кәлимуллин раславынча,торак төзүдә уңай күренешләр күзәтелә.Узган елда районда 44,3 мең квадрат метр күләмендә торак йорт төзелде.156 гаилә фатир белән тәэмин ителде. Сугыш ветераннарыннан, сугышта катнашучылардан 500 кеше яңа фатирлар алды.
Районда 9,7 километр автомобиль юлы салынды,15 километр юлга ремонт ясалды. Бу эшләргә 34,7 миллион сум акча тотылды.
Муниципаль район Советы утырышында чыгыш ясап, Татарстан Президенты 2012 республиканың социаль-экономик үсеш йомгакларына тукталып,Биектау районы хезмәтчәннәренең гомуми эшкә керткән өлешләрен билгеләп үтте.
«Биектау райнының территориаль тулай продукциясе 18 проценттка артты. Бу- яңа җитештерү көчләре үсә,экономика күтәрелә дигән сүз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Әмма районның үсү потенциалы бар. Ул әле тулысынча файдаланылмый. Әйтик, район Казанга терәлеп тора. Бу өстенлекне тулысынча файдаланырга кирәк.
«Сез үсү күләмен процентларда гына түгел, ә тапкырлар белән үлчәргә тиешсез,”- диде ул.
Президент Татарстан икътисад министрлыгына Биектау районы үсеше проектын эшләргә кушты. Утырыш ахырында районның алдынгы хезмәтчәннәренә республика бүләкләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International