Әлки районында якташлар очрашуы узды

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

«Бер күрешү үзе бер гомер» - нәкъ шундый исемдә Әлки районы Татар Төгәлбае авылында гомергә тиңләрлек очрашу булды. 

Чарага Советлар Союзы герое Галимҗан Шаһвалиевның кызлары Мәүлия һәм Разыя ханымнар, танылган сәүдәгәр Апанаевларның оныклары Илүзә һәм Нурания Морат кызлары кайткан иде. Алар ата-бабалары яшәгән,эшләгән авылны беренче тапкыр күрде.

Очрашуны Әлки районы "Якташлык" җәмгыяте, Әлки муниципаль районы, Татар Төгәлбае авылы оештырды.

Чара экскурсиядән башланды. Әлки районы Татар Төгәлбае авылы җирлегендә Апанаевлар нәселенең утарлары булган. Хезмәт ветераны Иншат Гайнетдинов ул чорлар турында тәфсилләп сөйләде. Апанаевлар дини бәйрәмнәрдә авылдашларына бүләкләр тараткан. Хәзер инде утарлары каршындагы күл урынында агачлар үсеп утыра, җирлекләре чәчүлек җирләренә әверелгән.  Тагын шунсы хак, авыл халкы ул чорларны хәтерендә саклый, үз тарихлары белән кызыксынып яшиләр.

Советлар Союзы герое Галимҗан Шаһвалиев туган йорт сакланмаган. Аларның ике катлы йортлары, җил тегермәне булган. Шаһвалиевлар нәселенә (ул вакытта Галимҗан Шаһвалиевкә 12 яшь) туган җирләреннән китәргә туры килгән. Ярославль өлкәсе Варигово бистәсенә барып урнашканнар. Бүгенге көндә татар героеның кече кызы Разия ханым гаиләсе белән әти-әнисе йортында яши. Өлкән кызы Мәүлия Хәйруллина Самара өлкәсе Елховка бистәсендә гомер итә. Чарага Галимҗан Шаһвалиевның оныклары да кайткан иде. Алар бу көнне авылда яшәгән туганнарын тапты. Күңелләре тулып елады. Авыл мәчетендә бабалары рухына дога кылынды.  Ата-бабасы яшәгән нигездә фотосүрәткә төштеләр.

Заманында Татар Төгәлбае авылы 3 мәчетле зур татар авылы булган. Хәзер бер мәчеттән азан тавышлары ишетелә. Мәктәпләрендә бары бер бала белем ала. Авылда күбрәк өлкән буын вәкилләре яши. Советлар Союзы герое Галимҗан Шаһвалиевка мемориаль такта куелган. Авылларының данлыклы кешеләре турында мәгълүматлар туплаучы, китапханәче Әнисә Фасахова китапханәдә Шаһвалиев һәм Апанаевлар нәселләренә багышлап экспозиция оештырган иде. Ике нәсел дәвамчылары да китапханәгә экспонатлар тапшырды. Кунаклар тарихи чараны оештырганнары өчен Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиевага, Әлки муниципаль районына, Татар Төгәлбае авылына рәхмәтләрен җиткерделәр.

Соңыннан очрашу авыл мәдәният йортында дәвам ителде. Әлки районы мәдәният бүлеге мөдире Рәсимә Гайфуллина җитәкчелегендә сәнгать коллективлары татар халык моңнарын яңгыратты.  Шаһвалиевлар нәселеннән 4 сыйныф укучысы Алинә Жукова Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарганда, барлык халык аягүрә басып җырлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International