Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр башлыклары, депутатлар, хакимиятнең вәкиллекле органнары хезмәткәрләре, муниципалитетлар хезмәткәрләре, муниципаль учреждениеләрдә hәм предприятиеләрдә эшләүчеләр, абруйлы ветераннарыбыз!
Быел 21 апрельдә беренче мәртәбә Россиядә Җирле үзидарә Көне билгеләп үтелә.Бу бәйрәмне гамәлгә кертү дәүләтнең халыкка иң якын торган, көндәлек эшләрне даими башкарып килгән хакимияткә мөнәсәбәтен hәм игътибарын күрсәтә. Җирле үзидарә чынлап та кешеләрнең көндәлек гозерләрен хәл итә торган иң якын хәкимият булып тора
Шәhәрләрне, авылларны төзекләндерү, халыкка коммуналь хезмәте күрсәтү, җәмәгать тәртибен саклау, территорияләрнең икътисади үсеше — болар бар да безнең муниципалитетларның күз уңында тора.
Татарстан Республикасында 974 муниципаль берәмлек исәпләнә, җирле үзидарә системасында 14 мең хезмәткәр эшли.
Сезгә, хезмәттәш коллегаларыгызга җирле үзидарә мәсьәләләрен чишүдә hәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә халык зур ышаныч күрсәтә. Җирле үзидарә органнарының эшен бәяләгәндә шуны билгеләп үтәргә кирәк: фикердәшләр командасының бергә туплануы, дәүләт органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итү аркасында бүген муниципалитетларның икътисади, социаль, мәдәни тормышында уңай нәтиҗәләргә ирешелде.
Муниципалитетларның алга таба үсү мөмкинлекләре зур. Әмма шунсы да бар,потенциал булу — бер нәрсә, аны тормышка ашыру—икенче эш.
Мәгълүм булганча, муниципаль берәмлекләрдә җирле бюджетның тиешенчә тәэмин ителмәве үзен нык сиздерә.
Чишәсе мәсьәләләрне саный китсәң, күпкә җыела. Әмма бергәләп бик күп мәсьәләрне хәл итеп була: шуның өчен җирле үзидарә башлыкларына, депутатларга, халыкның үзенә кулга-кул тотынып эшләргә кирәк.
Бүгенге бәйрәм көне уңаеннан сезгә Татарстаныбызның күкрәп үсүе хакына намуслы, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәтләремне җиткерәм!Сезгә,сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, hөнәри хезмәтегездә, безнең уртак эшебездә зур уңышлар телим!
Татарстан Республикасы
муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе
Минсәгыйть Шакиров.