Ярты юл үтелде

2013 елның 24 апреле, чәршәмбе
ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров Актаныш,Зәй, Минзәлә,Мөслим,Түбән Кама,Сарман районнары муниципалитетлары җитәкчеләре өчен үткәрелгән семинар-киңәшмәдә катнашты.
Әлеге семинар Минзәлә татар дәүләт драма театры бинасында ТР Президенты Аппаратының,ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре,авыл җирлеге башлыклары катнашында узды.  
Минсәгыйть Шакиров үзенең чыгышында республикада җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләренә тукталды. Киңәшмәдә катнашучылар җирле бюджетларның формалашуы,бюджет, бюджетара мөнәсәбәтләр сферасындагы яңа законнар хакында фикер алыштылар, урыннарда янгын куркынычсызлыгы, территорияләрне санитария ягыннан чистарту мәсьәләләрен дә күтәрделәр.
Исегезгә төшерәбез,әлеге кустовой киңәшмәләр, отчет киңәшмәсен дә кертеп,16 апрельдә башланып киткәннәр иде. Бүгенгесе көнгә алар дүрт зонада үттеләр инде. Алдагы киңәшмә-семинар иртәгә, 25 апрельдә Апаста үтәчәк. Анда Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Апас районнары муниципаль органнары хезмәткәрләре катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International