Ураза бәйрәме белән тәбрикләү

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле ватандашлар!

Изге Бәйрәм – Ураза Гаете мөбарәк булсын! Ураза-бәйрәме - берләшү, чын кыйммәтләрне, туганлыкны, дуслыкны ныгыту бәйрәме. Рухи тынычлык, игелекле ниятләрнең кабул булуына ышаныч алып килүче бәйрәм.

Барыбызга да чын ихластан тынычлык, игелек һәм иминлек телим! Ураза бәйрәме күңел тынычлыгы, иртәгесе көнгә ышаныч китерсен, туган Татарстаныбыз үсеше өчен хезмәттебезгә көч һәм илһам өстәсен! Көннәребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын! Бәйрәм мөбарәк булсын!

«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин

 

Уважаемые соотечественники!

Поздравляю Вас с праздником Ураза-байрам! Этот праздник, знаменующий завершение благословенного месяца Рамадан, является символом торжества высоких духовных качеств и нравственных норм. Искренне надеюсь, что добро и милость этого священного месяца будут всегда рядом в повседневной жизни.

Пусть праздник Ураза-байрам принесет в каждый дом, каждую семью тепло и радость, согласие и благосостояние, мир и благополучие!

Председатель Ассоциации «Совет муниципальных образований РТ» Экзам Губайдуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International