Муниципаллар өчен озын тәнәфес

2013 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Арча,Әтнә,Балтач,Югары Ослан,Биектау,Яшел Үзән,Лаеш hәм Питрәч муниципаль районнары җитәкчеләре өчен зональ семинар-киңәшмә уздырылды.Әлеге чара уңаеннан 182 делегат килгән иде.
Исегезгә төшерәбез,авыл җирлекләре башлыклары өчен әлеге семинарлар 16 апрельдә башланып,биш зонада—Чистайда,Мамадышта,Азнакайда,Минзәләдә,Апаста уздылар.Отчет семинары муниципальләр хезмәткәрләре өчен быел үткәрелгән әлеге киңәшмәләрне йомгаклау рәвешендә булды.
Семинар-киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Нефедов,дәүләт хәкимиятенең башкарма органнары hәм җирле үзидарә белән мөнәсәбәтләрне оештыру буенча Министрлар Кабинетының бүлек начальнигы Фаил Салихов,министрлыклар,ведомстволар вәкилләре катнашты.
Минсәгыйть Шакиров билгеләп үткәнчә,республикада авыл җирлекләре башлыклары өчен семинар-киңәшмәләр табигый традициягә әверелде.Аларда муниципаль идарәнең актуаль мәсьәләләре күтәрелә,ә муниципаль берщмлекләр җитәкчеләре бу семинарларда үзләрендә туган сорауларга турыдан-туры җавап алу мөмкинлеге белән файдаланалар.
“Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131нче закон федераль закон актлары арасында иң динамик акт булып тора.Бу закон кабул ителгәннән бирле аңарга төрле-төрле норматив актлар рәвешендә 1,5 мең үзгәртү кертелде”, - дип ассызыклады Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе.

Авыл җирлеге башлыкларына әлеге үзгәрешләрнең бөтенесен өйрәнеп бетерү кыенлыгы да бар.Минсәгыйть Шакиров әйткәнчә,зона семинар-киңәшмәләре хезмәткәрләргә оператив мәгълүмат белән коралланырга,үзләренең белем багажларын арттырырга мөмкинлек тудыралар.
Алга таба Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе җирле үзидарә органнарының финанс ягыннан мөстәкыйль тәэмин ителүләре,аларның тикшерү-ревизия органнары белән катлаулы мөнәсәбәтләре хакында да сүз алып барды.
Муниципалитетларның кадрлар колачы турында да сүз булды.Авыл җирлекләре башлыклары белән депутатлар арасында үзара эшчәнлекне киңәйтү мөмкинлекләренә дә күрсәтелде.
Киңәшмә барышында муниципалитетларның прокуратура органнары белән эш йөртү мәсьәләләре дә карап үтелде,җирле бюджетларны формалаштыру нечкәлекләре тикшерелде.Шул ук вакытта делегатлар бюджет,бюджетара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге яңа норматив актлар белән дә таныштылар,авыл җирендә элемтәне үстерү перспективалары,кече hәм урта эшмәкәрлекне үстерү программалары белән дә таныштылар.Шуның белән бергә республиканың аграр комплексын үстерүдә дәүләт идарәсе мәсьәләләре,авыл җирләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү,территорияләрне санитария ягыннан чистарту мәсьәләләре дә күтәрелде.

Белешмә өчен
Бүгенге көндә республикада 974 муниципаль берәмлек исәпләнә.Шулар арасында:2-шәhәр округы,43-муниципаль район,38 шәhәр җирлеге,891-авыл җирлеге бар.
Татарстанда муниципаль берәмлекләрнең 932 башлыгы исәпләнә.Алардан 2 кеше шәhәр округлары башлыгы,муниципаль район башлыклары - 43,шәhәр җирлекләре башлыклары-9,авыл җирлекләре башлыклары-872.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International