Бүген Казан Кремлендә Татастан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Республика куркынычсызлык Советының,Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацияләү киңәшмәсе,ТР террорга каршы көрәшү комиссиясе hәм ТР Оператив штабының киңәтелгән утырышы узды.
Комиссияләр әгъзаларыннан тыш,киңәшмәдә республика министрлыклары,ведомстволар,федераль структураларның территориаль органнары,күзәтү органнары җитәкчеләре,аерым предприятие башлыклары,Универсиада спорт объектлары директорлары катнашты.
Утырыш барышында Универсиаданың комплекслы куркынычсызлыгы мәсьәләләре күтәрелде.Шул ук вакытта халыкара спорт форумын уздырган чорда хокук тәртибен тәэмин итүче көчләр hәм чараларның әзерлеге дә каралды.
“Универсиадага әзерлек туры финиш тамгасына чыкты.Спорт корылмаларын төзеп җиткерү буенча биниhая зур эшләр башкарылды,транспорт инфраструктурасын,сервисны үстерү уңаеннан да күп көч куелды,”—диде Президент,утырышны ачып.
Шушы дәрәҗәдәге халыкара форумны үткәргәндә,Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Универсиада да катнашучыларның, кунакларның hәм казанлыларның иминлеген тәэмин итү иң беренче чиратта тора.
“Без бөтен өлкәләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тиеш,”—дип басым ясады республика җитәкчесе.