Юбилейга ерак калмады

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген Хөкүмәт Йортында Бөек Ватан сугышында (1941-1945) Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү hәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы булып узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә барган утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, Дәүләт Советы вәкилләре, ТР муниципалитетлары башлыклары, Ватан сугышы ветераннары hәм башкалар катнашалар.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, юбилейга әзерләнү хакимият тармакларының  hәм органнарының, ТР муниципаль берәмлекләренең, hәр татарстанлылының намус бурычы булып тора.
Бүгенге көндә республикада 103879 Бөек Ватан сугышы ветераны исәпләнә.Соңгы өч елда аларның сафы 42 мең кешегә кимеде.

”Сугыш ветераннарының hәркайсысы үзе турында игелекле кайгыртуны тоярлык,адреслы ярдәмне күрерлек шартлар тудырырга кирәк,”—дип әйтте республика җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International