Бүген ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров Татарстан Республикасы башкарма хакимияты органнарының,дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашыручы федераль башкарма хакимият органнары территориаль органнарының hәм җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлген оештыру мәсьәләре буенча ведомствоара комиссиянең утырышында hәм шуларның берләштерелгән “түгәрәк өстәле” эшендә катнашты.
ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислек иткән чарага республиканың барлык муниципаль районнары ,шәhәр округлары башлыклары чакырылган иде.
Утырыш барышында федераль контроль-күзәтчелек органнарының җирле үзидарә органнары эшендә 2013 елның беренче кварталында үткән тикшерү нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
Дәүләт хакимияты башкарма органнары hәм җирле үзидарә органнары арасында үзара мөнәсәбәтләрне оештыру буенчаТР Министрлар Кабинеты Аппаратының бүлек башлыгы,ведомствоара комиссиясе секретаре Фаил Сәлихов үзенең чыгышында бүгенге көндә Татарстанның җирле үзидарә органнарының 25 контроль hәм күзәтү астында булуларын әйтте.
Җирле үзидарә үзидарә органнары 2013 елнын беренче кварталында 678 тапкыр тикшерелгәннәр.Бу сан узган елның шул даверенлә 658 иде.
“Тикшерүләрдән соң 300 очракта кисәтүләр ясалды,ә 378 очракта(2012 елның беренче кварталында бу сан 396 күләмендә иде) 2миллион 310 мең сум күләмндә штраф санкцияләре белдерелде.Узган елның шул чоры белән чагыштырганда штрафлар 287 мең 500 сумга күбрәк булды,”—дип ассызыклады Ф.Сәлихов.
Практика күрсәткәнчә,контроль-күзәтчелек эшендә активлыкны Прокуратура,янгынга каршы көрәшү Дәүләт күзәтчелеге hәм Роспотребнадзор вәкилләре күрсәтә.Быелның беренче кварталында алар авыл җирлекләренә 2 миллион 85 мең сум торган админстратив протоколлар язып биргәннәр.Бу уңайдан Дәүләт янгын куркынычслыгы күзәтчелеге хезмәткәрләре аерылып торалар.Узган елның шул чоры белән тишерүләр саны 41гә кимесә дә,штраф күләме 238 мең сумга арткан.Җирле үзидарә органнары быел 1 миллион 667 мең сум штраф түләгәннәр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк,штрафларның өчтән бере Алексеевск районына туры килә.Штраф күләме дә шактый—501 мең сум.Буа,Яшел Үзән,Менделеевск районнары өчесе бергә 500 мең сум штраф түләгәннәр.
Янгын куркынычсызлыгы тикшерүчеләре өчтән бер очракта кисәтү язалар,өчтән ике күренештә штраф чәпиләр.Штрафларның уртача суммасы 9600 сум тәшкил итә.
Киңәшмәдә Теләче муниципаль районы башкарма органнары белән контроль-күзәтчелек органнары арасындагы мөнәсәбәтләргә аерым игътибар ителде.
Шәhәр,районнар территорияләрендә санитария торышы,Универсиадага кагылышлы шәhәрләрдә,районннарда төзекләндерү мәсьәләләре,муниципаль берәмлекләрдә торак контроле мәсьәләләре дә каралды.