Кичә, 13 майда “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексында “Законлык территориясе” 7нче республика конкурсына йомгак ясалды.
Бу тантанада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Республика муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, Дәүләт Советының законлылык hәм хокук саклау комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногманов, республика министрлыклары, ведомство җитәкчеләре катнашты.
Конкурс ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 2007 елдан бирле алып барыла.Мондый конкурс Россия күләмендә бердән-бер булып исәпләнә.
Конкурс муниципаль районнарның, шәhәр округларының, авыл җирлекләренең, андагы җитәкчеләрнең, аерым шәхесләрнең җәмәгать тәртибен саклауга hәм тәэмин итүгә керткән уңай тәҗрибәсен яклау hәм таратуны күздә тотып,җәмәгать тәртибен саклауга hәм тәэмин итүгә керткән өлешләрен барлап, яшүсмерләргә, яшьләргә хокук тәрбиясе бирүне,хокук бозуларга юнәлтелгән профилактика эшен эзлекле алып баруны куәтли.
Быел конкурска 195 материал тәкъдим ителгән иде.Комиссия шулардан 7 номинациядә 35 җиңүче hәм лауреатны сайлап алды.
“Муниципаль районда hәм шәhәр округында хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен” номинациясендә беренче урынны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Сәлихов алды, ә авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова җиңүче дип табылды. Җиңүчеләр hәм лауреатлар дипломнар hәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.