Укырга вакыт

2013 елның 14 мае, сишәмбе
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында дәүләт hәм муниципалитет органнары хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары эшли башлады. Дәресләр “Җирле үзидарәне норматив-хокукый идарә итү: эшнең бүгенге торышы,проблемалар,перспективалар (электрон хуҗалык итү кенәгәсе)” программасы буенча бара.
Курслар Татарстан Президенты Р.Н.Миңнехановның 2010 елның 23 августында дөнья күргән ”2010-2013 елларда Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтен hәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү Программасын раслау турында” исемле Указын (№УП-552) тормышка ашыру кысаларында эшли.
Укуларны ачудаТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашып, курсантларга”Муниципаль җәмәгатчелек системасында ТР муниципаль берәмлекләре” дигән темага лекция укыды. Курслар 2013 елның 23 маена хәтле барачак.
     
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International