Видеоконференция режимында

2013 елның 14 мае, сишәмбе
16 майда Казан Кремлендә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Президиумының чираттагы утырышы эшләячәк. Ул беренче тапкыр видеоконференция режимында узачак. Утырышта республика муниципаль районнары башлыкларының урынбасарлары да катнаша. Көн тәртибендә биш мәсьәлә:
      1. Социаль  мәсьәләләрне чишү уңаеннан авыл җирлекләренә  hәр ел бирелә торган республика грантлары турында;
      2. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр территорияләрендә керемнәре югары булмаган гражданнарга уңайлы hәм арзан торак базары булдыру hәм коммерцияле булмаган торак фонды булдыру тәртибе турында;
      3.Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарында hәм аларга караган муниципаль предпрятие hәм учрежлениеләрдә хезмәтне саклауны камилләштерү турында;
      4. Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан Россия Федерациясе Пенсия фондының территориаль Бүлекләренә хезмәткәрләргә пенсия билгеләүгә әзерлек уңаеннан документларның электрон үрнәкләрен саклаулы элемтә каналлары аша җиткерү турында.
      5. Төрлесеннән.
Утырыш 15:00 башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International