Бүген Татарстан Республикас җир hәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 2013 елда түләмә авырулы үләт базларын hәм биотермик чокырларны карап тоту эшен финанслау мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырылды. Анда ТР муниципаль берәмлекләр Советының Башкаручы сәркатибы Александр Барышев катнашты.
Киңәшмә барышында районнардан килгән гозерләрне өйрәнеп, барлап hәм гомумиләштереп, республиканың махсус законын тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр эшләргә килешенде.
2012 елның 13 гыйнврында кабул ителгән “Муниципаль районнарның hәм “Чаллы шәhәре” шәhәр округының җирле үзидарә органнарына ТР да кайбер вәкаләтләрен тапшырып,аларның терлек авыруларын кисәтү hәм аларны юк итү,дәвалау,кешеләрне кешегә hәм терлеккә йога торган авырулардан саклау даирәсендә чараларны оештыруны кушарга”дигән Татарстан Республикасы Законы турында сүз барганын исегезгә төшерәбез. Бу закон Татарстан Республикасы кешеләрең санитария-эпидемология иминлеген hәм үләт базларының(биотермик базларның) ветеринария-санитар хәленең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кабул ителгән иде.
Бу закон уңаеннан җирле үзидарә органнары түбәндәге дәүләт вәкаләтләренә ия булалар:
1. Закон таләп иткәнчә,түләмә авыруы үләт базларын hәм биотермик чокырларны(базларны)билгеләү,аларны тиешле санитария хәленә китерү.
2. Объектларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче чаралар күрү.
3. Биотермик чокырларны(базларны) консервациләү.