Җитәкчелек алышынды

2013 елның 17 мае, җомга
Бүген Чирмешән муниципаль район Советы районы башлыгы Нурхәмәт Хәмидуллинның үз теләге белән эштән китү турындагы гаризасын канәгатьләндерде. Бер үк вакытта районның башкарма комитет җитәкчесе Наил Сабиров та эшеннән китте.
Совет утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов hәм ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Чирмешән районы башкарма комитеты җитәчесе вазыйфаларын элек Әзербайҗанда Татарстан вәкиле булып эшләгән Наил Зарипов башкарачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International