Таләп катгый

2013 елның 18 мае, шимбә

Тататарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында торак төзү hәм “Авыл клублары” програмасын тормышка ашыруны сузган кайбер район башлыкларына,аерым алганда Югары Ослан Менделеевск,Тәтеш районнарында,мәсәлән,культура йортларының нигезләре генә салынган булганга күрә,әлеге районнар җитәчеләренә республика башлыгының сораулары барлыгын белгертте.

17 майга булган мәгълүматлар буенча,Татарстанда 924 мең кв.м.күләмендә торак йорт төзелгән.Бу быелга билгеләнгән планның 58,5 процентын тәшкил итә.
 “Авыл клублары” программасы буенча эш барлык мәйданнарда алып барыла.Объетларның берсендә,мәсәлән,түбә ябу тәмамланган,э чке эшләргә тотынганнар.13 объектта түбә ябу дәвам итә,17 сендә кирпечтән стенапар салына,12 объектта клубларның нигезен коралар.
Хөкүмәт Йортында булган киңәшмәдә ТР муниципаль берәмлкләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International