15 апрельдә башланган санитария-экологик икеайлык барышында республикада 961 рөхсәт ителмәгән чүплек чыгару урыны табылды, шуның 516 сы чистартылды, бу әле 53,4 процент кына тәшкил итә.
Бу турыда ТР экология hәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров Хөкүмәт Йортында үтә торган атналык киңәшмәдә әйтте.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында уздырган киңәшмәдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
18 майга булган мәгълүматларга караганда,республикада чүп –чар калдыкларын җыюда 5,5 мең тапкыр кагыйдәләрне бозу очраклары фаш ителде.Шушы бозулар уңаеннан 2862 админстратив протокол төзелгән.Бозуларга юл куйган 106 предприятие hәм оешма,635 урындагы кеше җаваплылыкка тартылган.Санитария-экологик кагыйдәләне бозган 36 факт уңаеннан прокуратура органнарына җиткерелгән.
Райннарда актив эш алып баруга карамастан,республикада hәр ике чүплекнең берсе таралып ята.Андыйлар 448 гә җитә.
Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә,Татарстан кешеләре чүп ыргытуда тәртипкә өйрәнергә тиешләр .
“Кешеләрне чисталыкны сакларга өйрәтү –безнең бердәм бурычыбыз,”—дигән Президент сүзләре белән килешмичә мөмкин түгел.