Финиш сызыгына чыктык

2013 елның 18 мае, шимбә
Татарстанда чәчүне алдагы атнада тәмамларга ниятлиләр. Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары-авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул турыда әйтте.Бүгенге көнгә 1,6 миллион гектар мәйданнарда чәчү уздырылган инде. Бу гомуми күләмнең 90 проценттан артыгы дигән сүз.
Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов үткәргән әлеге киңәшмәдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International