Мәгънәле тәкъдимнәргә өметләнеп

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

ТР муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров 21 майда Мордва Республикасы башкаласында Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы субъектларда законнар чыгарырга хокуклы(вәкиллекле) дәүләт органнары Ассоциациясенең чираттагы утырышында катнаша.

Шушы чара кысаларында Ассоциация hәм җирле үзидарәне үстерү буенча Округ консультация Советының “Җирле үзидарә өлкәсендә законнарны камилләштерү тәкъдимнәре турында”гы мәсьәлә буенча берләштерелгән утырыш та узачак. Бергәләп эшләнгән тәкъдимнәрне протокол карары рәвешендә кабул итеп, аларны дәүләт хакимиятының кызыксынган органнарына җибәрү күздә тотыла.
     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International