Ел башыннан Татарстаннан 400 ләп мигрант кире озатылган

2013 елның 21 мае, сишәмбе

Россия Федерациясе юстиция министрлыгы Идарәсе каршында Татарстан Республикасы буенча Координацияләү советы  бүген үз утырышында, суд карарларын үтәп, Россия чикләреннән чит ил кешеләрен hәм гражданлык турында документлары булмаган шәхесләләрне мәҗбүри рәвештә кире кайтарып җибәрүне оештыру буенча актуаль мәсьәләләрне карады. Утырыш эшендә ТР муниципаль берәмлекләр Советының Башкаручы сәркатибы Алексанр Барышев катнашты. Киңәшмәдә мигрантларны вакытлыча токарлау урыннарында кеше хокукларын саклауны җәмәгать күзәтчелегенә алуны тәэмин итү турында да сүз барды.
Суд приставларының Татарстан буенча Федераль хезмәте матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, 2013 ел башыннан Татарстаннан 400 мигрант мәҗбүри рәвештә кире озатылган.Бу кешеләрнең күбесе безгә Таҗикстаннан,Үзбәкстаннан,Кыргызстаннан килгән булганнар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International