Татарстанның яңа “Мәгариф турында” законы булачак

2013 елның 21 мае, сишәмбе
Бүген Дәүләт Советында мәдәдәният, фән, мәгариф hәм милли мәсьәләләр Комитеты утырышы булып .үтте Аның эшендә ТР муниципаль берәмлекләр Советының Башкаручы сәркатибы Александр Барышев катнашты. Комитет рәисе Рәзил Вәлиев алып барган утырыштаТатарстан Республикасының “Мәгариф турында”гы закон проекты каралды.Утырыш тикшергән документ Дәүләт Советы Президиумына алдагы сессиядә карау өчен тәкъдим ителде. Сессия 30 майда узачак.
Закон проектында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның укулары яштәшләре белән бергә, аерым классларда да,төркемнәрдә, яисә башка оешмаларда шөгыльләнү ысулында да оештырылырга мөмкин, дигән норма кирәк дип табылган.Бу законда муниципалитетларда эшләүче педагогларның хезмәт хакы республикадагы уртача хезмәт хакыннан ким булмаска тиешлеге дә әйтелә.
Мәгариф турындагы закон беренче укылышта майда кабул ителсә, икенче, өченче укылышта июндә тормышка ашачак, ә законның бер өлеше 1 сентябрьдә көченә керәчәк, ә бер өлеше 2014 елның 1 январеннан куллануга керәчәк.
Комитет утырышында шулай ук Республика матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы “Татмедиа” җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтовның Татарстанда массакүләм информация чаралары турында чыгышы тыңланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International