ТР Дәүләт Советының 41 нче утырышы 30 майга билгеләнде

2013 елның 23 мае, пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советы Президиумы Фәрит Мөхәммәтшин алып барган бүгенге утырышында шундый карарга килде. Бу утырышта ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та  катнашты.
30 майда үтәчәк Дәүләт Советы утырышында 39 мәсьәлә каралачак. Аларның 16 сы –ТР законнары проекты, шул исәптән 2 проект өченче укылышта, 3 проект икенче укылышта, 3 проект икенче укылышта, 8 проект беренче укылышта каралачак.
Утырышның “хөкүмәт сәгате” өлешендә республиканың икътисад министры Мидхәт Шаhиәхмәтов ВТО шартларында республикада тотрыклы иннавацион үсешне тәэмин итү өчен ТР Министрлар Кабинетының ниләр кылганын сөйләячәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International