Кече нефть компанияләре Татарстанда “кара алтын”ның биштән бер өлешен суырталар

2013 елның 27 мае, дүшәмбе
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ бинасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре (КНК) җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, ”Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгат Тәхәутдинов, ТР профильле министрлыклар, ведомстволары, федераль органнарның территориаль бүлекләре җитәчеләре катнашты
КНК координаторы,”Нефтеконцорциум” ЯАҖ (ябык акционерлык җәмгыяте) генераль директоры Фәнис Вәлиев хәбәр иткәнчә, кече нефть компанияләре быелның беренче кварталында 1639 мең тонна нефть чыгарганнар, бу пландагыдан 3 процентка күбрәк дигән сүз. Бу күрсәткеч Татарсанда чыгарылган “кара алтын”ның 20,3 процентын тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International