Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ассоциация "Cовет муниципальных образований
Республики Татарстан"
рус
тат
Сорау бирү
Совет турында
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе президиумы
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциацисе ревизия комиссиясе
"Татарстан Респубилкасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе аппараты
Эшчәнлек
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Татарстан Республикасының якташлар җәмгыятьләре
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Президиум карарлары
Съезд материаллары
Муниципаль бүләкләр
Методик һәм мәгълүмати материал
Коррупциягә каршы көрәш
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Халык мөрәҗәгатьләре
Элемтә өчен мәгълүмат
Сораулар-җаваплар
Интернет-кабул итү
Муниципаль берәмлекләр өчен конкурслар
2018
2017
2016
Архив
Мәгънәле аралашу
2013 елның 28 мае, сишәмбе
Татарстанга танышу визиты белән Новосибирск өлкәсе муниципаль берәмлекләр башлыклары делегациясе килде. Делегацияне регионның муниципаль берәмлекләр Советы Президиумы Рәисе урынбасары Александр Гофман җитәкли. Бүген ТР муниципаль берәмлеклеклә Советы Рәисе Мисәгыйть Шакиров Новосибирск өлкәсеннән килгән коллегалар белән очрашып, аларны дустанә сәламләде hәм кыскача Татарстан Советының эшчәнлеге белән таныштырды.
“Бездә Советның югары органы съезд исәпләнә, ул елга бер тапкыр җыела.Съездда чыгыш ясаучылар күтәргән мәсьәләләрне гомумиләштереп, ТРдагы башкарма хакимят hәм җирле үзидарә органнарының берләштерелгән Планы төзелә”,- дип аңлатты Минсәгыйть Шакиров. Әлеге План муниципалитетлар эшчәнлегенең төрле юнәлешләрен hәм сфераларын колачлый. Эшләрне башкарып чыгу оператив hәм озакка сузылган эшчәнлекне күздә тота. Быел документ беренче тапкыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланды.
Съездлар арасында Советның эшен президиум идарә итә. Ә ул съездда муниципаль берәмлекләр башлыкларыннан 11 кеше исәбендә сайлана. Президиум утырышлары кварталга бер тапкыр уздырыла. 2006 елда безнең Совет төзелгәннән бирле 30 дан артык утырыш уздырылды.
Бүгенге көндә республикада 974 муниципаль исәпләнә.Шуларның 2се—шәhәр округлары, 43е—муниципаль районнар, 38е—шәhәр җирлекләре, 891—авыл җирлеге.
Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе фикеренчә, муниципаль реформалар hәм республиканың уңышлары чын мәгънәсендә муниципаль берәмлекләрне җитәкләгән кешеләрдән тора.
“Безнең өчен иң мөhиме—hөнәри кадрлар.Аларны бер көндә генә әзерләп,җыеп булмый. Моны озак еллар эшләргә кирәк”,- дип ассызыклады Минсәгыйть Шакиров. Бүгенге көндә Татарстанда муниципаль берәмлекләр башлыклары урынын 932 кеше биләп тора. Алардан 2се – шәhәр округлары башлыклары, муниципаль районнарны –43 кеше җитәкли, шәhәр җирлекләрендә—9 башлык, авыл җирлекләрендә—878 кеше. Аларның 68 проценттан артыграгы югары, 29 проценты махсус урта белемле, 3 проценты урта белемле.
Территорияләрнең тотрыклы үсеше hәм үзидарәнең нәтиҗәлелеге муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләрнең үз җирлекләрен идарә итүдә актив катнашуларыннан да торганлыгын М.Шакиров аерым басым ясап әйтте.
Новосибирск делегациясе беренче чиратта республикада җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарын формалаштыру тәртибе, муниципалитетларның бюджетлары, муниципаль берәмлекләр башлыкларының вәкаләтләре hәм җаваплыклары хакында да кызыксындылар.
Кунаклар бездә 30 майга хәтле булып, ”Казан”Агропромпаркы, Лаеш муниципаль районы , ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе, аерым министрлыклар эшчәнлеге белән дә танышачаклар.
ТР муниципаль берәмлекләр Советы Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
апрель, 2023 ел
Җирле үзидарә көне белән котлау
Җирле үзидарә көне белән котлау
22
июнь, 2022 ел
Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте
Бүген 22 июнь, Хәтер һәм кайгы көнендә, Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге “Батырлар Аллеясы” китабын тәкъдим итте
20
апрель, 2022 ел
Җирле үзидарә көне белән котлау
"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллинның Җирле үзидарә көне белән котлавы
12
май, 2021 ел
Ураза бәйрәме белән тәбрикләү
Ураза бәйрәме белән тәбрикләү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз