Үз даирәсе чикләрендә

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Бүген Казанда Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының коллегия утырышында “Татарстан юстиция министрлыгы белән җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеге” турында видеоконференция тәртибендә сүз барды.
Коллегия утырышында муниципаль берәмлекләр Советының Башкаручы сәркатибы урынбасары, юридик идарә башлыгы Луиза Курманова катнашты
2013 елның беренче кварталында башкарылган эш турында Татарстан юстиция министры урынбасары М Ибәтов хисап тотты.
Муниципаль нормативлы хокукый актларның регистрларын тулыландыру буенча алып барылган эш  hәм алда торган проблемалар турында Бердәм мәгълүмат банкының бүлек башлыгы Э.Аверьянова чыгыш ясады.
Юстиция министрлыгы белән ТР Биектау муниципаль районының хезмәттәшлеге турында район башлыгы урынбасары Р.Хәйруллина сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International