Яхшы үрнәк

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе
Россия Федерациясенең региональ үсеш министрлыгы Татарстан Республиксы муниципалитетларына, муниципаль берәмлекләрнең алтынчы конкурсы уңаеннан үрнәк күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдереп, 2014 елгы конкурста да җирле үзидарә органнарының активлык күрсәтүләренә өметләнә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс 2006 елдан бирле җирле үзидарәне үстерү,җирле үзидарә өлкәсендә уңай тәҗрибәне туплап күрсәтү, җирле үзидарә hәм муниципаль органнар хезмәткәрләренең активлыгын күтәрү максатларында уздырыла.
2013 елдаконкурска 729 эш кереп,37 се безнең республика муниципаль берәмлекләреннән булып чыкты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Казан шәhәре округы шәhәр округлары—админстратив үзәкләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасында “Иң яхшы муниципаль берәмлек” номинациясендә беренче урынны алды. Шул ук номинациядә Мамадыш шәhәре икенче урынга чыкты. Сарман авыл җирлеге(Сарман муниципаль районы) авыл җирлекләре арасында ”Иң яхшы муниципаль берәмлек” номинациясендә өченче урынны яулады. Муниципаль районнар арасында Лениногорск шәhәр башкарма комитеты җитәкчесе Ибраев Нәфис Нурлыхак улы “Иң яхшы муниципаль хезмәткәр” номинациясендә өченче урынны алды.
ТР муниипаль берәмлекләр Советы коллективы җиңүчеләрне лаеклы бүләкләр белән котлый!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International