Татулыкка ни җитә?

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты каршындагы милләтара hәм конфессияара мөнәсәбәтләр Советының киңәйтелгән утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә эшләде. Бу утырышта ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты.Киңәшмә барышында республиканың дәүләт органнары hәм муниципаль хакимияты арасындагы эшчәнлекне милләтара hәм конфессияара мөнәсәбәтләрне камилләштерү мәсьәләләре, шул ук вакытта ТРда дәүләт милли сәясәте Концепциясенең яңа редакциясе каралды. Ул Россия Федерациясендә 2012 елда кабул ителгән дәүләт милли сәясәте Стратегиясен исәпкә ала

2010 елда үткәрелгән халык санын исәпләү мәгълүматларына караганда, республикада 173 милләт яши. Алардан 8 милләт 10 ар меңнән артык санда. Иң күпчелеге татарлар, руслар, чувашлар, удмурдлар, украиннар, мордва, мари, башкортлар.
Татарстанда милли сәясәт системалы комлекслы сүрәтт ә алып барыла. Байтак министрлыкларда  hәм ведомстволарда координацияләү советлары hәм эшче төркемнәр эшли. Милләтара hәм конфессияара мөнәсәбәтләрне, милли hәм дини иҗтимагый оешмаларның хезмәттәшлеген Татарстан Президенты каршындагы эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департамент җитәкли.
Этнокультура тормышындаТатарстан халыклары Ассамблеясына да зур урын бирелә. Ассамблеяга 85 милли-мәдәни берләшмә керә. 338 милли-мәдәни оешма кергән Бөтен дөнья татар конгрессының тоткан урыны әhәмиятле. Конгресс янында тупланган оешмаларның 128 е чит илләрдә.Казанда hәм Чаллыда халыклар дуслыгы йортлары бар. Татарстан халыклары Ассамблеясының филиаллары hәм вәкиллекләре 8 эре шәhәрдә эшли, вәкиллекләр 6 шәhәрдә: Әлмәттә, Бөгелмәдә, Алабугада, Яшел Үзәндә, Лениногорскида, Чистайда.
Күпчелек этномәдәни оешмалар республика конкурслары кысаларында коммерциясез оешмалардан ярдәм алып киләләр. ”Милләтара hәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту” проектларын тормышка ашыру дәвамында аларга хөкүмәт тарафыннан ел саен бүленгән грантларның күләмен арттыру карала.
Республикада 1616 дини берләшмә,шул исәптән 1214 мөселман, 305 православие, 97-башка дини кофессия оешмалары бар.
Дәүләт органнарының hәм муниципаль хакимиятның хезмәттәшлегнең нәтиҗәллеген тәэмин итү өчен,җәмгыять институтлары,иҗтимагый оешмалар, дини берләшмәләр hәм фәнн оешмаларның көчен бергә туплау мәнфәгатендә республика Президенты каршында милләтара hәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет төзеп,милли сәясәттә булган тәҗрибәне анализлау эше алып барыла.            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International