Нигезеннән түбәсенә хәтле

2013 елның 31 мае, җомга
Бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция тәртибендә гадәттәге киңәшмә уздырылды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә Премьер-министр Илдар Халиков,ТР муниципаль берәм
лекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров,Хөкүмәт әгъзәләре катнашты. Киңәшмәдә ТР төзелеш ,архитектура
коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хисап тотты.Бүгенге көнгә Татарстанда 983,3 мең кв.м.
торак җир сафка тапшырылган,бу еллык планның 41 процентын тәшкил итә. Узган ел белән чагыштырсак,күрсәткеч
күрсәткеч 108,3 процентка җиткән. Еллык планны Апас, Питрәч, Тукай районнары үтәп чыккан. Муни
ципаль районнарның 30-ы еллык планны 40 процентка үтәп куйган,ә 5 район бу күрсәткечне 80 проценка җиткергәннәр. Бер үк вакытта Татарстанда торак йорт өлгертүнең 2014 ел планы төзеп куелган, бу күләм 2 млн.399 мең кв.м.тәшкил итәчәк,шуның 313,6 мең кв.м.социаль ипотека программасы буенча, 1млн.104,7 мең кв.м. күпэтажлы инвестицион торак, ә кече этажлы төзелеш 983,6 мең кв.м. тәшкил итәчәк. 2014 елгы торак төзү программасын үтәп чыкканда Татарстанда яшәүче hәрбер кеше 24,8 кв.м. торак җир белән тәэмин ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International