ТР берәмлекләр Советы Рәисе Мисәгыйть Шакиров үзенең 65 еллык юбилее уңаеннан Президент Рөстәм Миңнехановтан Хөкүмәт телеграммасы алды.
Аерым алганда, котлауда шундый сүзләр бар:
”Соңгы елларда безнең илдә hәм республикада җирле үзидарә системасын үстерүгә зур игътибар бирелә. Сез тәҗрибәле булдыклы җитәче буларак - бу мәсьәләне чишүдә үзегезнең күренекле өлешегезне кертәсез. Үзегезнең белемегезне, идарә итү өлкәсендә мәгълүматыгызны, эшлекле күркәм сыйфатларыгызны кулланып, Татарстан территорияләренең тотрыклы үсешенә Сез зур ярдәм итәсез. Татарстанлыларның үз муниципаль берәмлекләрендә тормыш эшчәнлеген оештыруга,активлыкларын күтәрүгә булышлык күрсәтәсез. Зур hөнәри уңганлылыгыз, эшкә бирелгәнлелегегез, инициативалылыгыз өчен рәхмәт белдерәм, чын күңелемнән Сезгә сәламәтлек, күтәренке рух hәм озак елларга җитәрлек бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим”.