ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакировка 65 еллык юбилее уңаеннан Россия төбәкләрен үстерү министры Игорь Слюняевтан котлау килеп иреште.
Котлауда шундый сүзләрне укыйбыз:
”Татарстанда эшләү дәверендә Сез компетентлы hәм булдыклы җитәкче абруен казандыгыз. Ышанып әйтәм, Сезнең hөнәри осталылыгыз, белемегез hәм тәҗрибәгез алга таба да төбәк проблемаларын нәтиҗәле чишәргә юл ачар, аның социаль-экономик потенциалын тормышка ашыруга шартлар тудырышыр hәм кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга булышыр. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, Ватаныбыз хакына хезмәтегездә уңышлар телим”.