Статусы артты

2013 елның 3 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының территориаль федераль башкарма хакимият органнары hәм Татарстан җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеген Координацияләү советынының аерым вәкаләтләрен тормышка ашыру максатында Татарстан Республикасы Президентының №УП-445 2013 ел,24 май Указы белән Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының,дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашыручы территориаль федераль башкарма хакимят органнарының үзара хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре буенча Ведомствоара комиссия расланды.
Комиссияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Комиссия Рәисенең
Урынбасарлары: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы
Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть
Шакиров, комссия Сәркатибе—Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Башлыгы урынбасары-
Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов.
Ведомствоара комиссиянең төп эшләре:
*Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының,дәүләт конролен(күзәтчелеген) тормышка
ашыручы территориаль федераль башкарма хакимият органнарының hәм республика җирле үзидарә
органнарының үзара хезмәттәшлеген оештырганда туган мәсьәләләрне карау hәм анализлау,аларны чишү
буенча бердәм ысулларны табу.
*дәүләт конроле(күзәтчелек)органнары белән Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары
арасында үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген күтәрү.

Исегезгә төшерәбез, моңа хәтле республикада шундый ведомствоара комиссия Татарстан Республикасы
Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов җитәкчелегендә эшләгән иде. Комиссия ТР
Министрлар Кабинеты  Карары белән 2012 елның сентябрендә төзелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International