Март башларныда Россия иҗтимагый палатысында “Авыл туризмы hәм тыюлыклы территорияләр. Үтә нык саклана торган табигать территорияләре hәм музей-тыюлыкларның Россиянең эчке тирәлекләрен үстерүдәге роле ” темасына фикер алышулар уздырылды.
Аларда Иҗтимагый палата әгъзалары,парклар,музей-тыюлыклар,дәүләт табигать тыюлыклары җитәкчеләре hәм башкалар катнашты. Алар бергәләп Россиядә авыл туризмының үсеш дәрәҗәсен тикшерделәр,авыл туризмының Россия төбәкләрендә үстерү тәҗрибәсе ,Белоруссиядәге үрнәк тәкъдим ителде.
Авыл җирлекләрен үстерүдә авыл туризмының зур мөмкинлекләре барлыгын истә тотып,фикер алышуларда катнашучылар Россия Федерациясе субъектлары администрацияләренә шундый тәкъдимнәр ясадылар:
*Үзләренең вәкаләтләре күләмендә авыл туризмын үстерүгә максатчан ярдәм күрсәтергә.
*Авыл hәм экологик туризмны үстерүнең региональ hәм максатчан программаларын карарга, шул исәптән аларны льготалы кредитлар белән тәэмин итүнең финанс программасын күздә тотарга авыл кунак йортларының ачыктан-ачык эшләүләрен тәзмин итү өчен грантлар билгеләргә(моның өчен Алтайдагы тәҗрибәне кулланырга).
*Регионнардагы туризм комитетларына hәм муниципаль берәмлекләр администрациясенә авыл туризмын үстерү буенча белгеч кадрлар әзерләү мөмкинлеген карарга.
*Россия субъектлары,муниципаль берәмлекләр администрацияләре авыл туризмын үстерү максатларында Координацияләү Советларын төзү мөмкинлеген дә карарга тиешләр. Авыл туризмы объектларын территорияләрнең территориаль hәм стратегик планлаштыр документларына керне күздә тотарга.
*Урыннарда кунак йортлары hәм башка объектлар тоткан авыл туризмын үстерүдә катнашканнар ның ассоциацияләрен hәм берләшмәләрен төзүне карарга кирәк
*Авыл туризмын,туризм хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрүне популярлаштыру уңаеннан Конкурслар оештыруны тәэмин итәргә.
*Кунак йортлары тотучыларга hәм туристларга башка төрле хезмәтләр күрсәтүчеләргә ярдәм йөзеннән информацион-методлогия үзәкләре булдыруны хәл итәргә.
*Хосусый авыл музейларын тотучыларга,hөнәрчеләргә сувенир продукция җитештерүчеләргә ярдәм итүне тәэмин итү чараларын карарга.
*Региональ,муниципаль кунак йсртлары базары булдыруны куәтләргә,урыннарда турист маршрутлары булдыру мөмкинлекләрен табарга.
*Авыл җирлекләрендә туризм өлкәсендә эшләрлек кадрлар әзерләүне тәэмин итәргә,шул исәптән, аларны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә,кече кәсәбәчелекне үстерү үзәкләрендә-фондларында,мәгариф оешмалары,коммерциясез оешмалар каршында,авыл туризмы ассоциацияләрендә әзерләүне күздә тотарга.