Эшлекле шартларда

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

Нижний Новгород шәhәрендә Идел буе федераль округында җирле үзидарәне үстерүгә багышланган киңәшмә узды.
Бүген Нижний Новгород шәhәрендә Россия Федерациясенең Идел буе округы буенча РФ Прездентының вәкаләтле вәкиле каршында эшләүче җирле үзидарә Советының эшче төркеме Советының утырышы видеоконференция тәртибендә уздырылды.
Бу киңәшмәдә Казаннан ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров, Президент Аппараты Башлыгы урынбасары,ТР Президентының территорияләр белән эшләү Идарәсе башлыгы Илнур Гарипов катнашты.
Утырышта округ Советының “Идел буе федераль округы регионнарында җирле  үзидарәне үстерү турында”дигән мәсьәләгә йомгак  ясый торган материалларның әзерләнүе хакында сүз алып барылды.Исегезгә төшерәбез,округ Советы утырышы 27 июньдә Россия Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә Самарада узачак.

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International