Хокукый темага

2013 елның 7 июне, җомга

Кичә,6 июньдә ТР Хөкүмәте йортында хокукый мәсьәләләр буенча Ведомствоара координация комитеты утырышы булды.ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов уздырган бу утырышта ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Минсәгыйть Шакиров та катнашты. Утырыш көн тәртибенә 8 мәсьәлә куелган иде.Аерым алганда, җирләрнең кадастр бәясе уңаеннан бәхәсләрне судларда карауны мониторлау нәтиҗәләре, Россия Федерациясенең административ хокукларны бозу турында кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы закон проекты, Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасында куллану кәрзине турында”гы закон проекты мәсьәләләре каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International