Чистай Сабантуе

2013 елның 10 июне, дүшәмбе

Шимбә көнне,ягъни 8 июньдә ТР муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Чистайда уздырыл сабантуйда катнашты.
Сабантуйга керешкәнче урындагы авыл хуҗалыгы техникумына Гомәр Усманов исемен бирү тантанасы булды. Гомәр Усманов Чистайда туып үскән,беренче чыныгу алган.Соңра совет партия hәм дәүләт эшлеклесе. Ул 1982-1989 елларда Татартан өлкә комитетының беренче секретаре,аннары партия Үзәк комитеты секретаре булып эшләгән.
Сабантуй ипподромда ат чабышлары белән башланып китте.Аннары бәйрәм шәhәрнең үзәк стадионына күчте.
Минсәгыйть Шакиров чистайлыларны халык бәйрәме белән котлады hәм Татарстан Президентының котлау-зурлау сүзләрен укыды. Авыл хуҗалыгы алдынгыларына Рәхмәт хатлары Мактау грамоталарыhәм акчалата бүләкләр тапшырды. Сабантуй сәнгатькәрләрнең зур концерты белән дә бизәлде.
Милли көрәш күпләрне җәлеп итте.”Мөкатдисов”КФХ директоры урынбасары,Тат.Ялтан авылы кешесе Радик Сәлахов абсолют батыр титулына лаек булып,автомобиль ,сабантуй тәкәсе белән бүләкләнде.                                           

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International